Быелның беренче яртысында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәгенә меңнән артык гариза кергән.
Ведомство чыгарган йомгаклар шундый.
Татарстанда яшәүчеләр ешрак йортларны җылыту, капиталь ремонт мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта белгечләр кызыклы тенденцияне билгеләп үтә. Элек коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр иң борчыган тема иде. Хәзер исә артык җылытудан яки салкыннан зарланалар. Күпләрне үзләре яшәгән йортның ремонт программасына кайчан керүе кызыксындыра. Үзәктә шулай ук коммуналь белемнәргә дә өйрәтәләр, берничә ел инде семинарлар уза, әлеге курсларны 12 мең кеше узган.