Яшел Үзәнлеләр өчен тагын бер иҗтимагый киңлек ачылу чын бәйрәмгә әверелде.
Алтынов исемендәге парк 2022нче елда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.
Бу паркны 95 млн сум күләмендә федераль грант акчасына төзегәннәр. Әлеге урын экостильдә башкарылган. Матур күренешле уңайлы маршрутлар, карагайдан сукмаклар. Биредә актив һәм пассив ял итү зоналары, балалар мәйданчыклары, табигатьтә ял итү урыннары бар.
Реконструкциядән соң парк үзенең уникаль яшел ландшафтын мөмкин кадәр саклап калган, балалар мәйданчыгы барлыкка килгән, спорт зонасы төзекләндерелгән, яктырту, чүп савытлары һәм эскәмияләр өстәлгән. Икенче чиратта үзәк сукмактан тыш боҗра маршруты һәм урман эчендә икенчел сукмаклар барлыкка килде. Алар прессланган грунттан эшләнгән һәм йөрү, йөгерү, велосипедта йөрү өчен билгеләнгән.
Хәзер бу зонаны 11 эт портреты бизи. Җирле рәссамнарга гараж комплексыннан реализм стилендә граффити галереясы ясау өчен өч көннән артык вакыт кирәк була
Бу парк күп кенә шәһәр халкының күңелен яулады инде. Биредә территорияне артык антропоген йөкләнештән саклауга аерым игътибар бирелә. Шулай ук халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәренең ихтыяҗларын исәпкә ала торган инклюзив урынын булдыру да.
Айгөл Гатауллина, Татьяна Коварина, Андрей Лопатников, Яшел Үзән, Татарстан яңалыклары.