Чаллының ГЭС бистәсендә 60нчы елларда янган бараклар урынында киләчәк офисы барлыкка килде. Хөсәен Ямашев бульварында яңа шәхси айти- парк төзелеше бара. Аның инвесторы – шәһәр эшмәкәрләренең берсе. Планда технопарк ачу гына түгел, ә Чаллыга яңа дизайн эшен күрсәтү дә бар. Төзелеш ничек бара, хәбәрчебез материалында.
Акыллы йорт – эшмәкәр Артур Таһиров үз проектын әнә шулай дип атый. Шәхси айти-паркның беренче корпусы инде эшли, аны Артур үз акчасына үзгәртеп төзегән. Проектны Равил Сафиуллинның архитектура остаханәсе белән бергә тормышка ашырдылар. Бина керү контроле өчен биометрик системалар белән җиһазландырылган. Ягъни, билгеле бер бүлмәгә эләгү өчен базада кешенең бармак эзләре булырга тиеш. Беренче корпуста информацион технологияләр белән бәйле компанияләр урнашкан, сәләтле өлкән сыйныф укучылары һәм парк хезмәткәрләре өчен уку булмэсе ачылган. Икенче корпуста ремонт киләсе елда төгәлләнергә тиеш. Анда хезмәткәрләр өчен кафе, иркен һәм якты эш кабинетлары булачак.
Айти-паркка янында сквер да булачак. Аның серләрен әлегә ачмыйлар, тик архитекторлар Чаллыда мондый урынның булганы юк дип ышандыра.
Биналар Артур Таһиров милкендә, ә сквер янындагы территория арендалана. Кызыклы архитектура күренеше шәһәрнең иске өлешен үстерү һәм бизәү өчен яхшы фактор булачак, дип саный эшмәкәр.