Казан халкы өчен, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча мөрәҗәгатьләр белән тәүлек буе эшли торган ярдәмчене эшкә җигәргә җыеналар.
Яңа автомат сервис, белгеч катнашыннан башка гына, шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен терки, аварияләр һәм ут-газ өзеклеге турында хәбәр итәчәк.
Әлеге хезмәтнең бердәм телефон номеры экраннарда күрсәтелгән. Моннан тыш, халыкның башкарма комитет белән хезмәттәшлеген яхшырту өчен, аның бүлекчәләрендә ай-пи-телефония кертүне дәвам итәләр. Халык зарын арадашчысыз гына кабул итүче андый телефоннар, әлегә башкарма комитетның 15 объектында кулланыла. Ел ахырына кадәр бердәм мәгълүмат-коммуникация платформасына тагын, 2 мең кулланучы кушылыр дип көтелә.