Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны бетерү. Россиянең Төзелеш Министрлыгында ил халкына шундый тәкъдим белән чыктылар. Ләкин бу коммуналь хезмәтләр өчен җитди сәбәп нәтиҗәсендә түли алмаучылар гына файдалана ала. Тулырак киләсе язмада.
Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Беренчедән, ташламалардан якын туганнары вафат булган яки стационар шартларда дәваланган кешеләр файдалана ала. Моның өчен алар билгеле бер вакытта фатирда яшәмәүләре, коммуналь хезмәтләрдән файдаланмаулары турында тиешле органнарга белешмә тапшырырга тиеш.
Милек ияләре фатирга коммуналь түләүләрнең бер өлешен генә дә түли ала. Моның өччен идарәчче компаниягә исәп-хисап саннарын бирергә тиешләр. Илнең төзелеш министрлыгы тәкъдим иткән проектның ничек эшләячәген әлегә төгәл игълан итмәделәр. Ләкин схема бер үк булыр дип фаразлыйлар.
Бурычларны түләүдән тыш, министрлык башка ярдәм чараларын да әзерләгән — авыр хәлдә калучыларга субсидияләр түләүне дәвам итү. Хәзер исә, түләнмәгән счетлар булганда, бурычлы кешеләрне түләүдән мәхрүм итәләр. Документ проектын хөкүмәткә кирәкле процедуралар тәмамланганнан соң кертергә планлаштыралар.