Татарстан суд приставлары 217 миллион сумлык алимент бурынчын түләттергән.
Бу хакта матбугат конференциясендә ведомство вәкилләре сөйләде. Алимент акчасын түләмәгән өчен быел 13 меңнән артык кеше чит илгә китә алмаган. Суд приставлары белдерүенчә, балаларына алимент түләмәүчеләр эшләгән оешманың хисапчылары да бу хәлгә җитди карарга тиеш.