Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында өч гасыр элек төзелгән мәчет, төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, яңадан ишекләрен ачты. Бу иман йорты Казан ханлыгы җимерелгәннән соң төзелгән беренче таш мәчет. Мәчетнең ачылу тантанасыннан тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез репортажында
«Түбән Бәрәскә авылындагы әлеге мәчеттә азан яңгыраганын ишетү һәм анда намаз уку – җирлектә яшәүчеләрнең иң зур хыялы иде. Ул хыял чынга ашты», — диде мәчетне яңадан торгызу да янып йөргән Илгиз Хәйруллин.
Илгиз Хәйруллин “Ленин” исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе
Искиткеч матур булган бу мәчет. Тик аңа яшьләрне дә тарту кирәк», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов .
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты
Күп еллар укылмый торганнан соң тарихи мәчеттә беренче вәгазьне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
2012 елда мәчет республика мәдәният министрлыгы тарафыннан тарихи-мәдәни бина буларак теркәлгән.Ике ел элек мәчетне төзекләндерү эшләре башланды.Әлеге изге эшне башлып йөрүче Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәровка һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимовага авыл,район халкы аеручы рәхмәтле.
Мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә.
Салават Фәтхетдинов Татарстанның халык артисты
Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр”, дигән хәдисе бар..Әлеге мәчет тә төзекләндерелгәннән соң өр яңа кебек.
Алия Галиуллина, Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.