10 көн эчендә 17 миллион сум әҗәтне кайтарганнар. Суд приставлары Татарстанда бурычлы кешеләрдән шуның кадәр акча алган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтелде. Шулай ук «Суд приставлары – балаларга» Бөтенроссия мәгълүмати акциясенә йомгак ясалды.
Күп балалы ананың алиментлар буенча бурычы 2 миллион сумга җиткән. Җәза итеп мәҗбүри эшләтү билгеләнде. Суд шундый карар чыгарды. Бу түләмәүчеләрнең бердәнбер мисалы түгел. 23 майдан 1 июньгә кадәр приставлар бурычларны түләттерү турында 2 меңнән артык карар чыгарган.
Ваемсыз ата-аналарга карата башка ысуллар да кулланыла. Кыйммәтле әйберләрен кулга алганнан яки чит илгә чыгуны тыйганнан соң, үз балаларына акча шунда ук табыла. Бу чараларга да үтемле булмаса, бурычлы кешеләрне җинаять җаваплылыгына тарталар.
Хәзер приставлар алиментлар буенча 26 меңнән артык эшне тикшерә. Быел бурычлылар исемлеге тагын биш мең кешегә тулыланган. Ел башыннан республикада бурычлылардан барлыгы 239 млн сум әҗәт кайтарылган.
Фирүзә Насыйрова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.