Алдагы ике төн быелгы кышта иң салкыны булды. Социаль челтәрләрдә кайбер урыннарда термометр баганаларының 40 градуска кадәр төшүен күрсәткән фотосүрәтләр урнаштырылган. Барлык ашыгыч хезмәтләр дә югары әзерлектә эшләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнарындагы хәлнең торышын контрольдә тотты. Министрлык хәвеф-хәтәрләрдән, янгыннардан саклану өчен, җылыту приборлары һәм газ җиһазлары белән эш иткәндә, сак булырга өнди.
Эльвира Сөнгатуллина Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат хезмәте өлкән инспекторы