8 (843) 557-21-25
Тиздән, ягъни 3 декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә, декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.Бу инде тагын бер кат җәмгыятебезгә әлеге категория кешеләренә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Республикада ункөнлекә әзерлек эшләре башланды. Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 25 ноябргә кадәр Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләрнең, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча кайнар линия эшен башлап җибәрде. 557-21-25 телефон номеры буенча һәр эш көнендә иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр шалтыратырга мөмкин.