ТНВ Теләче районында «Алмаш» дип аталган яңа телевизион сериал төшерә башлады. 20 сериядән торган яңа сериал көз айларында тамашачыга тәкъдим ителер дип фаразлана. Шул уңайдан биредә зур бәйрәм оештырылды — тәлинкә ватылды, төшерү үзенчәлекләре күрсәтелде, актерлар, журналистлар җыелды. Әлеге матур тамашаны коллегаларыбыз Фәннур Хәсәснов һәм Таһир Хәсәнов та күреп кайттылар.
Теләченең «Туган авылым» күңел ачу комплексында яңа 20 серияле « Алмаш» сериалын төшерә башлауга старт бирелде. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тамашада катнашучыларга рәхмәтен җиткерде, һәм иҗат төркеменә уңышлар теләде.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, халык чит ил сериалларыннан туйган. «Бразилия, Төркия сериалларын күрсәттек – халык туйды.
Сценарий авторы Альберт Шакиров фаразы буенча, тамашачыга сериал көз айларында тәкъдим ителәчәк, 20 серия төшереләчәк. «Бер-бер хәл» сериалын төшереп бетергәндә икенче идея килде. «Бер-бер хәл» сериалында күрсәткән гаиләне авылга кайтарсак әйбәт булыр иде дип уйлана башладык. Авылга кайту һәм авылны күрсәтү идеясе шул вакытта күңелгә кереп калды», – ди идея авторы.
Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров, сценарий авторы – Альберт Шакиров. Төп рольләрне Фәннур Мөхәммәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка артистлары башкара. Хәерле сәгатьтә! Кино сәнгатенең матур традициясе буенча, сериалны гамәлгә куючылар, артистлар имзасы куелган тәлинкәне Илшат Әминов камера штативына сугып ватты! Димәк, Тиздән яңа сериал — «Алмаш» премьерасы көтелә.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.