Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, тамашачыларга “Утка очкан күбәләктәй” премьерасын тәкъдим итте. Әсәрнең авторы – Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.
“Әлеге пьеса дүрт ел элек куелырга тиеш була. Язган булса язга дигәндәй, ниһаять, премьера тамашычыга тәкъдим ителде. Актриса һәм педагог Тәслимә Хәләф эшләп калдырган соңгы инсценировка. Аның якты истәлегенә багышлап студентлары уйнады.
Әлбәттә, язучы язганның барысын да сәхнәгә куеп булмый. Тамашаны карарга килгән Нәбирә Гыйматдинова, Зөфәр бу эшне бик оста башкарган, миңа бернинди хилафлык китермәгән. Сюжетын үзгәртмәгән, бозмаган, үзеннән өстәмәгән. Бу әсәрдә барысы да аңлашыла”, — дип белдерде .
Спектакльдә вакыйга сугыш елларында бара. Төп рольдә ирен сугышка озатып урманда яшәп яткан Мөнәвәрә.
Мәхәббәтне һәркем төрлечә аңлый, төрлечә йөрәгеннән уздыра . Ә хатын-кыз бигрәк тә. Спектакльнең төп фикере әнә шунда.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.