Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә тимер юллар челтәрен үстерү буенча уртак проектлар турында җентекләп сөйләделәр.
Утырыш алдыннан республика президенты Рөстәм Миңнеханов «Глав-тат-дор-Транс» белгечләренә юл контроле автомобильләрен тапшыру тантанасында катнашты. Бу ведомство 20 елдан артык инде — автомобиль юлларын, юл корылмаларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, ремонтлап, карап тотуга төп заказчы. Белгечләргә 26 махсус автомобильгә сертификат тапшырылды. Алар бергә тупланып, эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Президент.