Пирамида мәдәни күңел ачу комплексында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамовның «Эльмир Низамов һәм дуслар» дип аталган зур тамашасы булып узды. Тамашачыга Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Шәйхразиев, Идрис Газиев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек танылган җырчыларның тавышына сокланырга мөмкинлек булды. Әлеге тамашаны хезмәттәшебез Фәннур Хәсәнов та күреп кайтты.
Бик үзенчәлекле, башка кичәләрдән нык аерылып тора торган концерт булды, җырчылар барысы да тере тавышка җырлады. Концерт «Дуслар» дип аталгач, Татарстан халык шагыйре Ренат Харисның катнашуы да сер булмады, чөнки, композитор белән шагыйрь дуслыгы ул озак еллар буена иҗади дуслык белән ныгытылган.
Эльмир Җәүдәт улы Низамов- Сембер шәһәре егете — композитор, пианиночы. Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты. Россия һәм Татарстан Республикасы композиторлар берлеге әгъзасы. Муса Җәлил һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире.
Эльмир Низамов-музыкага балачактан тартыла, бик яшьли музыка яза башлый. 14 яшендә Сембер өлкәсендә үткәрелгән «Яңа исемнәр» музыка бәйгесендә фортепиано һәм скрипка өчен язылган «Ут биюе» әсәре белән катнашып, Гран-при яулый. “Алтын Казан” мюзиклы, “Кара пулат” опералары авторы, “Хуҗа Насретдин”, “Хыял йорты”, “Кешеләр мәхәббәте” һәм башка театр куелышларының музыка хуҗасы да булып тора.
Кичәдә Эльмир Низамов иҗат иткән иң популяр әсәрләр яңгырады. Кайберләренең беренче тапкыр башкарылуы концертның дәрәҗәсен тагын да арттырды.
Фәннур Хәсәнов, Ринат Сәхипгәрәев Татарстан яңалыклары.