Бүген Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты утырышында Республика хокук саклау органнары җитәкчеләре белән узган киңәшмәне бер минут тынлык белән башлады. «Массакүләм чаралар уздырганда, шул исәптән сәүдә-күңел ачу чараларында куркынычсызлык чараларын үзәкләрдә, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә объектларында көчәйтергә кушты.
Илкүләм матәм көнендә, Татарстан республикасы яшьләре “Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә багышланган “Хәтер шәме” акциясенә кушылды.
Казандагы «Хәтер шәме» чарасына Яшь Гвардия, форпост, студентлар отряды, волонтерлар, эзтабарлар һәм башка бик күп яшьләр оешмалары кушылды. Алар Җиңү паркындагы Мәңгелек Ут янына шәмнәр куйды, теракт вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Чарада Россия Герое Расим Баксиков та катнашты.Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашып зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде.
Башкаладан тыш республикабыз шәһәр һәм районнарындагы яшьләр үзәкләре дә “Хәтер шәме”, шулай ук россиякүләм “Торналар” акциясенә кушылды.
Мөршидә Җиһан Татарстан яңалыклары.