Татарстан башкаласында 14-нче мартка кадәр World Tennis Tour сериясенең Халыкара турниры – Kazan Kremlin Cup үткәрелә. Турнир ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак.
Татарстан җыелма командасы өчен 12 спортчы чыгыш ясый, шулай ук Сербия, Болгария, Грузия, Италия, Норвегия, Польша, Төркия һәм башка илләрдән дә теннисчылар катнашачак. Турнир Казан теннис академиясе кортларында узачак. Керү ирекле.