Татарстан Дәүләт Советында республика президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе утырышы булды.
Комиссия рәисе Марат Әхмәтов татарлар күпләп яшәгән районнар мисалында телне, традицияләрне саклау, үстерү тәҗрибәсе буенча үткән очрашулар нәтиҗәләре белән таныштырды, шәһәр-районнарда эшне активлаштыруның төп юнәлешләренә тукталды.
Утырышта чыгыш ясаучылар татар телен үстерүгә бәйле чараларының үтәлешен гамәлгә ашыру буенча фикер алышты. Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова татар теленнән яңа дәреслекләр октябрь азагына кайтарылачагын ышандырды. Чыгыш ясаучылар нигездә вазыйфаи юнәлешләре белән бәйле чаралар турында да сүз кузгалтты. Аеруча Иҗади бәйлеләрнең мөһимлеге ассызыкланды. Казан утлары“ журналы инде өченче ел рәттән үзенең повесть һәм хикәяләргә үзенең әдәби бәйгесен оештыра.
Комиссия составына кермәгән, ләкин кирәк булган очракта чакырылучыларның берсе Римзил Вәлиев әлеге бәйгеләргә карата үз фикерен белдерде.
яшь язучы-шагыйрьләрне җәлеп итү өчен «Үз юлым» дип аталган республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе ачу һәм «Татар сүзе» республика бәйгесен оештыру тәкъдиме дә ясалды.
Үсеп килүче яңа буын өчен Милли мультfest балалар кинофестивален оештыру да өсстенлекле юнәлеш .
Утырыш барышында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кайбер министрлык-ведомстволарның татар теленә сүлпән мөнәсәбәтен дә әйтте.
Телгә хезмәт итүне дәүләт заказын үтәү генә дип кабул итәргә ярамавын да дәлилләп күрсәтте Марат Әхмәтов. Шулай ук республика районнарында вакытлы матбугатка язылу кампаниясен оештыру турындагы эш планнары да тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез әлеге комиссия беренче утырышын 15 июльдә уздырды. Татарстан Президенты быелгы юлламасында:«Без Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә дә зур өметләр баглыйбыз дип белдергән иде. Ике ай вакыт аз әлбәттә, алга таба икенче утырыш нәтиҗәләре өметне аклар дип ышанабыз.
Мөршидә Җиһан, Рәфкать Зыятдинов, Татарстан яңалыклары.