Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» дип исемләнгән сигезенче Халыкара фәнни-методик онлайн семинар үткәрелде.
Семинарда телләрне туган тел һәм икенче тел буларак укыту мәсәләләре, заманча һәм инновацион технологияләр мәдәниатара багланышларда төрки телләрнең урыны турында фикер алыштылар.