Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең өченче утырышы Фәннәр академиясендә узды.
Фәннәр академиясе телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшчәнлеге буенча хисап тотты һәм яңа проектлар тәкъдим итте. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, дәүләт оешмаларында гына түгел, хосусый биналарга да ике телдә элмә такталарын урнаштыру, Ай-ти технологияләрдә дөрес тәрҗемәләр куллану – көн тәртибендә әнә шундый сораулар күтәрелде.