Күптән түгел безнең тапшыруны даими рәвештә карап баручы – Гөлназ исемле ханымнан видеоязма килеп иреште. Әйдәгез бергәләп карап узыйк.
Гөлназның телебез учен җан атуына без берничек тә битараф кала алмадык һәм Казан аэропортына тулы бер команды белән юл тоттык.
Без аэропортта . Хаталы элмә һәм мәгълүмати такталардагы хаталарны табу өчен безгә аэропортның бик зур бинасын аркылыга-буйга йөреп чыгарга кирәк иде. Кергәч ук мин, сулга борылдым, ашау-эчү урыннарын уздым һәм кузем мәгълүмат җиткергән такталарга төште. Беренчесе, Стойки регистрации гыйбәрәсен- Теркәлү өстәлләре дип тәрҗемә иткәннәр. Монда әлләни бәйләнер урын юк кебек., Ә менә ВЫХОДЫ НА ПОСАДКУ гыйбәрәсен — КУЗГАЛЫП КИТҮ УРЫНЫНА ЧЫГУЛАР дигәнне укыгач беравык аптырап каласың- русчасын аңламаган кеше өчен бу тәрҗемә чыктым аркылы күпер кебегрәк килеп чыга. ПРИЛЕТ МЕЖДУНАРОДНЫХ И ВНУТРЕННИХ РЕЙСОВ гыйбәрәсе — ХАЛЫКАРА ҺӘМ ЭЧКЕ РЕЙСЛАР БЕЛӘН КИЛҮ ДИП ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛГӘН.Монысының да ватып-җимереп аударылган тәрҗемә икәнлеге аңлашыла татар кешесенә. Төп сорау: ә ничек булырга тиеш соң дөрес тәрҗемә? Без бу сорауны тел белгеченә юлларга булдык.