Халыкара туган телләр көне уңаеннан Казан Федераль университетының филолгия һәм мәдәниятара багланышлар институтында телләргә өйрәтү методикасын камилләштерүгә багышланган онлайн семинар узды.
Телләрне өйрәтүдә заманча һәм инновацион технологияләр, методикалар, проблемалар. Бу һәм башка бик күп мәсьәләләр «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: прогрессив практика белән алмашу мәйданы» алтынчы Халыкара фәнни-методик онлайн-семинарында күтәрелде.
Семинарда инглиз, алман кебек чит телләргә өйрәтү турында, шулай ук төрки телләрне үзләштерүнең үзенчәлекләре турында бик күп мәгълүмат яңгырады.
Казахстан, Төркия, Германия, Үзбәкстан һәм Россия югары уку йортларыннан галимнәр чыгыш ясады.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары