Ел башы, гадәттәгечә, узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясаучы республикакүләм коллегия утырышлары белән башланып китә. Татарстан Диния нәзарате тарафыннан оештырылган чираттагы чара Теләче районына узды.
Рәсми утырыш башланыр алдыннан Шура утырышында катнашучылар Теләче районының истәлеккле урыннары белән танышып чыкты. Ветераннар йортындагы очрашу да туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре дә тәэсирле булды. Ә Теләче районындагы дини вәзгыятьнең торышы белән башкарма комитеты җитәкчесе таныштырды.
Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов:
“Диния нәзарәте тарафыннан республикабызда мөселман дине үсешенә караган төп юнәлешләр билгеләп үтелде, нәтиҗәләр ясады.
Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Моннан тыш мөфти үз чыгышында яшьләр һәм конфессияара сәясәт, хәйриячелек, нәшрият, халыкара элемтәләр өлкәсендә башкарылган эшләргә тукталса Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов татар теленең кулланышын арттыру, борынгы кабер ташларын өйрәнү, яңа ачылачак мәчетләргә шул төбәкнең атаклы дин әһеләәре исемен бирү һәм киләчәктә ислам дине белән кызыксынган мөселман кунаклары өчен туристлык маршруты булдыру кирәклеге турында сөйләде.”
Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән килгән имамнар көндәлек мәсьәләләрне тулысынча чагылдырган чыгышларның урынлы булуын һәм резолюцияне бертавыштан хуплауларын искәртте. Алабуга районы имам мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов
Алабуга районы имам мөхтәсибе : “Еллык җыелышның биредә уздырылуы республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевнең Теләче районы мөхтәсибе булуы белән бәйле.“ Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе
Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев: “Шулай ук аксакаллар шурасы җыелышында катнашучылар Теләче районының Шәдке авылына барып автоһәлакәтта вафат булган Фәрит хәзрәт Шәйхиевның каберен зиярәт кылды.”
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин.