Республикабызда Россия һәм чит илләр кунакларын җәлеп итәрлек туристик үзәкләр саны артып тора. Теләче районында “Туган авыл” кунакханә-күңел ачу комплексы барлыкка килде. Ул ТАССРның 100 еллыгы билгесе сертификатына ия булды.
Табигатьнең гүзәл урынында — җәелеп аккан Мишә елгасы буенда урнашкан «Туган авыл» кунакханә -күңел ачу комплексын төзекләндергәннәр. Ремонт бәясе өч миллион сумга төшкән. Яңартылган комплекс «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе сертификаты иясе булды. Әлеге билге җирле товарларга төшерелә.
Сертификатны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев комплекс җитәкчесе Рифкать Шәфыйковка тапшырды. Теләче кечкенә авыл районы, ә казанышлары белән республикада алдынгылар рәтендә. Барысы да кешеләр хакына эшләнә. Районның уңган кешеләре, буш вакытларында биредә су коенып та, хоккей уйнап рәхәтләнеп ял итә ала.
Бу төбәктә кунаклар да еш була. Үткән тарихыбызны күрсәтүче экспонатларга карап, сокланалар. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ә яңартылган комплекс туристларга яңа мөмкинлекләр ача. Бай инфраструктуралы “Туган авыл” кунакханә күңел ачу комплексы Татарстанның төньяк зонасындагы авыл туризмын үстерүнең пилот проекты маршрутына кертелде. Киләчәктә кунакларга төбәк тарихын чагылдырган экспонатлардан махсус күргәзмәләр, тамашалар әзерләп күрсәтергә, милли аш-сулар белән сыйларга җыеналар.