Татаринформ агентлыгында татар теле курсларын оештыруга багышланган матбугат конференциясе булды.
Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, курсларны оештыручылар татар теленә өйрәтүнең быелгы үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Телне өйрәнү курслары берничә ел эшләгәч, былтыр пандемия сәбәпле, туктатылган иде. Быел курслар Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә эшен дәвам итә. Башкалабыздан тыш, укулар университетның Алабуга һәм Чаллыдагы филиалларында да уза. Беренче этабы февраль ахырында башланып, майга кадәр узар дип көтелә. Ә икенче этап көз айларына билгеләнгән. Татар телен өйрәнү курсларында шөгыльләнү өчен башта теркәлергә кирәк, белешмәләр белән университет сайтыннан танышырга мөмкин.
Рәдиф Җамалетдинов Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры