Шушы көннәрдә Казан Мэриясе оештырган «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Аның нәтиҗәләре хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштыра.
Балалар өчен татар театр студиясендә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп дип әйтеп булмый Казанда. Юк дисәң дә дөреслеккә туры килмәс. Кайбер энтузиаст укытучылар я үзләре , я театр белән килешеп түгәрәк ачтыра. Шулай ук театр, иҗат йортлары каршында эшләүче берән-сәрән балалар студияләрендә шөгыльләнүчеләр бар. Тик аларның күбесе рус телендә һәм эзлекле түгел. Шуңа да татар телендә балаларны театр серләренә өйрәтүче студиягә ихтыяҗ зур. Моны кастингка килүчеләрнең саны 100 дән артып китүе дә раслый.
Кастингта укучылар бөтен булган сәләтләрен күрсәтте, үзләре белән таныштырды. Тәрҗемәи хәлен шигырь аша аңлатучылар да булды. Әмма төп биремнәр кастинг барышында үтәлде. Кайсыбер балалар шатланып яз килүен аңлатса, кайберләре бер мизгелдә попугайга яисә маэмайга әверелде.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрле. Араларында татар телен камил дәрәҗәдә белмәүчеләр дә бар. Әмма бу киртә түгел, без аларны өйрәтәбез дип белдерде балаларның чыгышына бәя бирүче Резеда Сәлахова.
Кече һәм өлкән төркемнәргә барлыгы 32 бала сайлап алынды. “Сәйдәш”тә башланган «Апуш» балалар театр студиясе алдырып китеп үз тамашачысын тапкан очракта, аны Ленин исемендәге мәдәният сараенда да ачарга ниятли Казан шәһәренең башкарма комитеты.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары