Театр сәнгатен үз итүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр. «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ачылды. Ул борынгы Әбдул-Кәрим Апанаев йортында урнашкан. Мәгълүм булганча, әлеге бина 1911 елның ноябреннән башлап беренче профессиональ «Сәйяр» труппасына бирелә. 110 елдан соң яңатып ачылган заманча музейдан хәбәрчеләребез язмасы.
«Сәйяр» труппасы бит нәкъ менә шушында уйнаган. Тиздән тамашачлар өчен биредә кабат спектакльләр күрсәтәбез дип ышандырды Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Интерактив мультимедиа комплексы «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихын чагылдыра. Ул соңгы елларда барлыкка килгән яңа технологик алымнарны кулланып ясалган. Һәркем өчен кызыклы. Әйтик шушы интерактив экранда үзеңне 21 няе гасыр башындагы актрисалар кебек киендереп карый аласың. Тарихи фотосурәтең истәлеккә дә кала, ә балалар өчен уен форматы көйләнгән. Кесә тлефоннына кушымталар йөкләп тә әлеге комплексны күреп була.
Экскурсияләр көн саен көндезге бердән кичке сигезгә кадәр Татарстан урамы, 8нче йорт адресы буенча үткәрелә. Димәк, вакыты кичке спектакльгә барырга да уңайлы.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов Татарстан Яңалыклары.