Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Тимур һәм комета дип исемләнгән премьера тәкъдим итә. Спектакль Бердәм Россия партиясенең «Театр – балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә.
Кариев театры өчен таныш булган Мәскәүдән килгән режиссёр, Тамга лабораториясендә катнашкан Тимур Шәрәфетдинов, рәссам Юлия Ветрова, хореограф Анна Демидова белән берлектә эшләнә спектакль. Әсәрнең авторы Полина Коротыч Маленькая ремарка конкурсында җиңү яулый. Бер өлеше шигъри формада язылган, ә икенче өлеше прозага күчеп китә. Тәрҗемә иткәндә әсәргә Татарстан милли калоритын, әйтемнәрне, халыкчан гыйбарләрне кертелә. Хәзерге мәгълүмат агымында кешеләргә, бигрәк тә балаларга, нишләргә кирәклеген тоемлау катлаулы. Җәмгыять ничек тә үз кануннарына буйсындырырга тырыша. Пьесаның төп герое Тимурның бердәнбер теләге – үз музыкасын җырлау. Ә бу теләктән нинди хәлләр килеп чыкканын спектакльдә ачыклана.
СНХ
Үзенең җырын җырларга теләп үзе махсус олы бер шәһәр төзегән һәм көндәлек тормышның ыгы-зыгысыннан китеп үз дөньясында яшәп алырга теләгән малай турында.