Казан дәүләт мәдәният институты 20 нче марттан-27сенә кадәр, Бөтендөнья театр көнен бәйрәм итү уңаеннан, «Театр атнасы» дип исемләнгән иҗади проект оештыра. Проектның максаты-балалар һәм яшьләр арасында, театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру.
Проект программасы буенча театр атналыгы дәвамында,институтта режиссерлык, актерлык осталыгы, сәхнә теле һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Театр атналыгы кысаларында, институтның уку
театрында студентларның чыгарылыш спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Ә 20 нче марттан 22 сенә кадәр, институтның концертлар залында Галиасгар Камал, Әлмәт, Буа театрларының спектакләре тәкдим ителә.