Алар өчен тавышны саклау бәһасез кыйммәткә ия. Республика клиник хастаханәсендә табиблар үз пациентларының гомерләрен генә түгел, ә тавышларын да саклап калалар. Биредә бөтен республикага һәм якындагы төбәкләргә бердәнбер фониатрия үзәге эшли. Белгечләр операцияләрдән һәм салкын тию авыруларыннан соң, тавышны җайга салырга булышалар.
Александр Шопин хастаханә табибларына рәхмәтләрен әйтә-әйтә җырлый. Берара җырчы егетнең тавышы бетеп торган. Белгечләр дәвалаганнан соң, тавышы кабат ачылган,
Александр – Казандагы музыкаль төркемдә уйный һәм җырлый. Концертларны кичектереп торганнар. Александр ярдәм сорап, фониатрия үзәге табибларына мөрәҗәгать иткән. Биредә табиблар тавышны торгызу белән шөгыльләнә.
Александр, башка пациентлар кебек үк, тернәкләнү курсын уза. Сеанслар вокал дәресләренә охшаган. Беренче нәтиҗәләр берничә айдан соң беленә.
Фониатрия үзәге – бөтен Татарстан һәм якындагы төбәкләр өчен бердәнбер. Ай саен биредә 10 пациент тернәкләнү уза. Коронавирус йогышын кичергән кешеләр дә мөрәҗәгать итә башлаган.
Белгечләр тавышны кабат кайтару өчен төрле сыналган алымнарны кулланалар. Тернәкләнү курсы диагнозга карап билгеләнә. Александр кебек курсны узгач, күпләр элекке эшләренә әйләнеп кайта, кешеләргә кирәкле эшләрен дәвам итәләр.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.