Тавыш бирүнең әһәмиятлелеге, процедураның ничек узуы турында бөтен мәгълүмат бүген татар-информ агентлыгы матбугат үзәгенә агылды. Экспертлар чыгышларының иң мөһим мизгелләре турында махсус репортаж.
Конституциягә төзәтмә кертүнең беренчел караламасы. Ул әле кулдан язылган хәлдә. Эшче төркем әгъзасы Евгений Солтанов аны Конституциягә кертергә тәкъдим иткән була.
Туктаусыз фикер алышулар , бәхәсләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзәтмәләрнең эшче төркем сүзләрен генә түгел, өтерләренә кадәр килештергән.
КФУ юридик факультетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов: «Бу чын мәгънәсендә гражданлык җәмгыятендә социаль ориентирлар нәтиҗәсендә туган бала. Революция тудырган димәк үзе дә революция дигән сүз!»
Төгәлрәк әйткәндә Иҗтимагый аң формалаштыру буенча революция. Беренче тапкыр, төп законга төзәтмәләр кертүдә халык фикере исәпкә алынды. Россия тарихында мондый хәл булганы юк иде әле. Әлбәттә халык битараф калмады. Бигрәк тә Татарстан тавыш бирүдә катнашу буенча беренче көннәреннән үк актив булды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе Зилә Вәлиева: «Татарстанда, тавыш бирүдә катнашучыларның саны күп булу традицион күренеш. Парламент яки президент сайлаулары вакытында, гомумән мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә, татарстанлылар моңа бик җаваплы карый. Конституция турында фикер алышканда да, бу халыкның кызыксынуы сизелеп тора иде. Конституциядә шик тудырырлык бер генә маддә дә юк.
Дөрес, төзәтмәләр вакытында дулкынландыргыч һәм бәхәс уяткан мизгеләр булды. Бигрәк тә миили республикалар белән бәйле маддәләргә төзәтмәләр керткәндә, ләкин уртак фикергә килеп баланс табылды.»
Сәясәтче Марат Бәширов:«Минем туганнарым Чистай районы авылында яши, алар миңа шалтыратып: «Конституциягә нәрсә тәкъдим итәләр һәм мин аларга милли республиканың статусы, милли телне һәм мәдәниятне саклау турында төзәтмәләрне атадым һәм бу алар өчен дә җитәрлек аңлатма булды. Алар татарларның яклануын аңладылар.»
Битлек булмаганга сайлауга кертмәделәр дип фейк ягъни уйдырма таратучылар гауга куптарыра теләсәләр дә сСайлауларда норма бозу турындагы шикаятьләр расланмады
«Чиста сайлаулар» Башкарма комитеты әгъзасы» Антон Лукаш: «Фейк таратучыларга үз ялганнарына ышандыру авырлашты. Чөнки һәркем ялганны чыннар аера белә. Анализлый.»
Күзәтүчеләр дә бу хәлгә анализ ясады. Бу тавыш бирүдә аларның саны 16 мең ярымнан артып китте. Иҗтимагый палатада әйтүләренчә, тавыш бирүнең кагыйдәләрне бозмый үтүен күрергә теләүчеләрнең һәрберсеннә тикшереп карау мөмкинлеге бирелгән.
Мөршидә Җиһан, Эльмира Җәләева, Владимир Юрков.