Җәйнең иң тәмле һәм көттереп килә торган вакыты җитте. Тау итәкләрендә, урманда, бакчада кызырып җиләкләр пешә. Сәламәтлек өчен дә җиләк – витаминнар хәзинәсе. Хәбәрчебез Фәннүр Хәсәнов җиләк яратучылар белән аралашып кайтты.
Рәхәт тә инде җәй айлары. Бигрәк тә җиләк-җимеш пешкән вакытлар. Урам-тыкрыкларда, базар почмакларында әбиләрнең җиләк-җимешләр, үсентеләр, кыр- басу, болын чәчәкләре тотып чыгып утырулары, -димәк инде урманнарга, тау итәкләренә җиләкләрне үзең җыярга, гомумән, табигатькә сәяхәт кыларга дигән сүз. Ләкин каладагылар өчен җыеп китергәннәре әйбәтрәк. Шул уңайдан, Казан буйлап сәяхәткә җыендык. Гаҗәеп, җиләк –җимеш, чәчәк үсентеләре, исәбе –хисабы юк, күңелең теләгәнне сайла.
Җир җиләге, каен җиләге, виктория җиләге, кура җиләге төрледән- төрлесе. Кызарып пешкәннәр, күз явын алырлык. Ә тәме — телең йотарлык, җылы кояш нурлары үз эшен эшләде, берничә көн эчендә җиләк тәмлеләнде дә, балланды да. Югары Ослан, Казан тирәсе авыллары, Васильево җиләге, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Апас, Питрәч, Арча, Балык Бистәсе, Мари Иленнән, хаттә Чуашстаннан килгән җиләк тә бар сатуда.
Әйе, Озакламас, бакчаларда кара, кызыл карлыган, чия, крыжовниклар, бөрлегәннәр, үзебездә үсә торган төрле сорттагы хуш исле алмаларыбыз өлгерер. Кыскасы, җиләк-җимешсез калабыз,- дип борчылырлык бер сәбәп тә юк. Ходай биргән нигъмәтләрдән авыз итеп, күп төрле витаминнар җыеп калыйк, җәмәгать.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов.