Быел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 миллион.сум акча бирү турында карар кабул иткән иде. Әлеге программа буенча авыл халкына орлыкларны һәм үсентеләрне бушлай бирү күздә тотыла.
Бу катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең үзмәшгульлеген һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә булыша. Татарстан авылларында яшәүчеләр бушлай 31 тонна суган, 1 тонна кишер, 820 килограмм аш чөгендере орлыгы һәм 162 865 данә кәбестә үсентесе алган. Чәчү һәм утыртуның гомуми мәйданы 604 гектардан артып киткән.
Авыл халкына яшелчә орлыкларын сату программасы быел килеп туган эпидемиологик хәл сәбәпле, бик кирәкле, вакытлы булды. Быел яз көне орлыклар, барыннан да элек, авылда ялгыз яшәүче пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, эшсез калган кешеләргә таратылды. Әйтик, Әлки районы авыл җирлеге район кулланучылар кооперативы аша 1300 килограмм суган, 50 килограмм кишер, 55 килограмм аш чөгендере орлыгы, 6500 данә кәбестә үсентесе алган. Үстерелгән уңышны авыл халкы үзендә калдыра, ә артыгын кулай бәяләрдән район кулланучылар берлегенә тапшыра. Авыл халкыннан алынган уңышны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар. Ярминкәләрдә быел Әлки районында яшәүчеләр тарафыннан үстерелгән 3 тонна ярым яшелчә сатылган.
Уңыш җыюның хәзер иң кызган чагы. Бушлай орлыклар алган авыл халкы 2790 тонна суган, 6660 тонна кишер, 3075 тонна аш чөгендере, 380 тонна кәбестә җыяр, дип көтелә.