Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Дин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлады

29.06.2023
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан гаете белән котлады

Бүген, 27 июньдә, кояш баеганнан соң, иң олы мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете җитә. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче шушы мөбарәк көн белән тәбрик итәм!

Новости СМИ2

Иртәгә иртә таңнан ук дин кардәшләребез, бөек бәйрәмгә шатланып, Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазын уку өчен җыелачак һәм Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен хәмед-сәналар кылачак, иншәАллаһ. Хактыр ки, бу гаетнең асыл мәгънәсе шуннан гыйбарәт: ул кешеләрне Аллаһыга карата тугрылыкларын күрсәтергә, үзләренең малларын Аның ризалыгы өчен корбан итәргә һәм Яралтучының сансыз рәхмәтләрен аңларга өйрәтә. Башка сүз белән әйткәндә, Аллаһыга якынлашу өчен, тәкъвалы, игелекле булырга һәм шөкер кылырга кыла белергә кирәк.

Мәгълүм ки, Корбан гаете бөек пәйгамбәр Ибраһим галәйһисәлам исеме белән бәйле. Аның Аллаһыга карага бетмәс тугрылыгы һәм көчле иманы шушы бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары олыласын өчен сәбәп булып тора. Хәдистә әйтелә:

عَنْ زَيْدِ بْنِ أَرْقَمَ ، قَالَ : قَالَ أَصْحَابُ رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : يَا رَسُولَ اللَّهِ مَا هَذِهِ الْأَضَاحِيُّ ؟ قَالَ : » سُنَّةُ أَبِيكُمْ إِبْرَاهِيمَ «. قَالُوا : فَمَا لَنَا فِيهَا يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ قَالَ : » بِكُلِّ شَعَرَةٍ حَسَنَةٌ «.

Ягъни: “Зәйед ибне Әркама радыһаллаһүганһү хәбәр иткәнчә: «Сәхабәләр сораган: “И Аллаһның рәсүле ﷺ, корбан чалу – нәрсә ул?” Пәйгамбәребез әйткән: “Ул – сезнең атагыз Ибраһим галәйһисәламнең дине”. Алар сораган: “Бу гыйбадәтне кылып, без нәрсә казанабыз?”. Пәйгамбәребезﷺ әйткән: “Корбанлыкның һәр чәч бөртегеннән сезгә савап языла” (Ибне Мәдҗаһ, 3127).

Новости СМИ2

Гәрчә кешелек тарихында иң беренче корбанны әле атабыз Адәм галәйһисәламнең ике улы кыла. Коръәндә бу хакта болай диелә:

وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ إِذْ قَرَّبَا قُرْبَانًا فَتُقُبِّلَ مِنْ أَحَدِهِمَا وَلَمْ يُتَقَبَّلْ مِنَ الْآخَرِ قَالَ لَأَقْتُلَنَّكَ قَالَ إِنَّمَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنَ الْمُتَّقِينَ

“Аларга Адәмнең (Һабил белән Кабил исемле) ике улының хәбәрен хак белән укы. Менә ул икәү берәр корбан тәкъдим иттеләр; аларның берсеннән (бу корбан) кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул (корбаны кабул ителмәгән Кабил Һабилгә) “Мин сине, һичшиксез, үтерәчәкмен”, — диде. Ул исә әйтте: Аллаһ тәкъвалык ияләреннән генә (корбаннарын) кабул итә” («әл-Мәидә» («Табын») сүрәсе, 27 аять). Шушы аятьтән аңлашылганча, Раббыбыз Аллаһ безгә корбаннарның кабул ителү шартын билгеләгән: ул бары тик Аның ризалыгы өчен һәм ихластан игелек кылу нияте белән генә чалынырга тиеш. Шуңа күрә корбанның хак максатлары хайванның канын түгүдән түгел, ә аның ите, ягъни ризык белән мохтаҗларны тәэмин итү, гөнаһлардан чистарыну һәм Аллаһыга, сиңа, фәкырьләрдән аермалы буларак, мал биргәне өчен, шөкер кылудан гыйбарәт. Менә ни өчен Корбан гаетен Татарстанда мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә куанып каршылый: мескеннәрга, аларның дин һәм милләтләренә карамыйча, күчтәнәчләр таратыла.

Новости СМИ2

Газиз милләттәшләрем! Шушы мөкатдәс гает көннәрендә Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде дә, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөри

Корбан бәйрәме көнендә башкалада җәмәгать транспорты 1:30 сәгатьтән эшли башлый

Парламент хәбәрләре

Парламент хәбәрләре

Яңалыклар (5.06.23)

Яңалыклар (27.06.23)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+