Казан-экспо үзәге өч көнгә “Нефть.Газ. Нефть химиясе” форумы мәйданына әйләнде. Биредә илнең әйдәп баручы җитештерүчеләре яңа эшләнмәләр тәкъдим итәләр, хәзерге игьтисадый шартларда алга таба үсеш мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
Республика предприятиеләрендәге алдынгы технологияләрне күргәзмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр. Ул Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе стендын аеруча кызыксынып карады.
«ТатРИТЭКнефть» компаниясе ел саен республикада миллион тонна нефть чыгара. 25 ел инде тотрыклы эшли, Татарстан хөкүмәте белән уңышлы хезмәттәшлек итә.
Геологларның әйтүләренчә, нефть табу һәм чыгару кыенлаша. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә эшләнмәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Республика премьер-министры катнашында торак һәм юллар төзелешендә нефть химиясенең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында фикер алыштылар. Чимал бар , иң мөһиме-аны дөрес куллану, газдан нәтиҗәле файдалану. Бу инде зур сөйләшү темасы.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Энергия сыйдырышлылыгын киметүдә районнар һәм шәһәр урамнарында диодлы лампалар куллану отышлы. Алардан күбрәк файдаланырга кирәк, дип билгеләп үтте президент. Автопаркларның газ ягулыгына да күчүләре мөһим. Әлеге базар үсә, федераль үзәк ярдәм итәргә әзер.
Алмаз Хакимов, Илдар Галяветдинов, Татарстан яңалыклары.