«Татмедиа» акционер җәмгыяте 2023 елның икенче яртыеллыгында медиахолдингның ике басмасын яздырып алучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. «Язылу өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә Татарстанның төрле районнарыннан 420 укучы катнашты, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән 14 кеше. Бүләк отучылар белән Ләлә Зәйнуллина аралашып кайтты.
Әлеге чарада катнашу өчен “Татмедиа”ның газета — журналларына язылырга һәм квитанция җибәрергә кирәк иде. Бактың исә, берюлы 12 басмага язылучылар да бар икән. Татарстаннан тыш Төмән, Башкортстан, Самара өлкәләреннән язылучылар шактый.
Җиңүчеләр телевизор, үлән чапкыч, тузансуырткыч кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Акциянең төп бүләге — скутер Менделеевск районына китә.Арчадан Тәслимә Шиһабиева оныклары татарча укысын дип балалар басмасына язылып бүләк ота.Тиздән 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу башлана.
Ләлә Зәйнуллина, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.