«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Казанда газета-журналлар киосклары белән махсус килешү төзеп, татар матбугатын киоск киштәләрендә иң күренә торган урыннарда сатуга иреште.
Татар газета-журналлары киоскларда башка басмалар астында күмелеп калмасын өчен махсус шартлар булдыруга ирешелде. Хәзер сатып алучыларга карап, сайлап алу мөмкинлеге бар. Кайбер сәүдә урыннарында „Татмедиа“ басмалары өчен аерым киштәләр куелды. Моңа кадәр киоскларга куелмаган басмалар да сатуга чыкты. Казан киоскларында «Сөембикә», «Казан утлары», «Чаян», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй», «Идел», «Казань», «Татарстан» журналларын, «Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталарын сатып алырга була. Якын арада басма матбугат Татарстан районнарындагы сәүдә урыннарында да сатыла башлаячак. Моннан тыш, Казанда берничә урында — «Татмедиа» бинасы, Республика клиник хастаханәсе, Ветераннар госпитале, Татарстан Хөкүмәте йортында, шулай ук «Тукай мәйданы», «Дубравная», «Кәҗә бистәсе», «Сукно бистәсе», «Җиңү проспекты», «Төньяк вокзал» метро станцияләрендә басма матбугат сатучы вендинг аппаратлары да эшләп килә.