«Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте бинасы каршындагы мәйданда Казанда «Журналистлар урамы» ачылды.
Махсус мәйданчыкта республика басмалары вәкилләре тамашага килгән һәркемне үз яңалыклары белән таныштырды. Чараның максаты — Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга үзләренең яраткан журналлары һәм гаҗитләре, радиолары һәм телеканаллары белән якыннанрак танышырга һәм үзләре өчен яңа массакүләм мәглүмат чараларын ачарга мөмкинлек бирү. «Журналист урамында» кунаклар гәҗит һәм журналларның яңа басмаларын карадылар, сатып алдылар, шулай ук радио- һәм телевидение тапшырулары эшчәнлеге белән дә таныштылар. Оештыручылар тамашачылар өчен бәйгеләр, концерт программасы әзерләде. Нәшрият стендында төрле яшьтәге укучылар өчен китаплар урнаштырылды. Алар арасында Габдулла Тукай китапларын инглиз, рус һәм татар телләрендә табарга мөмкин иде.