Бу көннәрдә Татмедиа- “100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акциясенә нәтиҗә ясалды. 2024 елның икенче яртыеллыгына «Татмедиа»ның кимендә 2 басмасына (газета һәм журнал) язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнаттылар.тулырак алдагы язмада.
«Татмедиа»ның пиар-директоры Ләйсән Сафина әйтүенчә, акция шартлары нигезендә оештыручылар язылучылардан 448 гариза теркәгән: Татарстан районнарыннан, шулай ук Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән гаризалар килгән. Бүләкләр арасында телевизор, газонокосилка, электр иттарткычы, тузан суырткыч, электр шуруповертлары, җиләк-җимеш киптергечләре, тонометр һәм үтүкләр бар. Акциянең төп бүләге – 100 мең сум. Шулай ук, һәр редакция аерым бүләк уйнатуны оештырды.
«Татмедиа»да 200 меңнән артык тираж белән газета-журналлар чыга. Татарстанда шәхси газета-журналлар да бастырыла. Аларның күпчелеге татар телендә.
Язылулар саны буенча рекордчы булып Балык Бистәсе районыннан Тәнзилә Закирова танылды, ул 11 басмага язылган. 100 мең сумлык төп бүләккә Яшел Үзән районы Уразлы авылыннан Фәридә Сафина лаек булды.
Фәннур Хәсәнов, Фәрид Җәләли Татарстан яңалыклары.