Республикада 45 метр озынлыктагы зур алма бәлеше пешереп рекорд куелды. Әлеге татлы бәлешне кем татып караган? Алдагы язмада.
Татлы ризык әле суынырга да өлгермәгән, пешекчеләр иң озын алма бәлешенә рекорд кую өчен, аны бер зур өстәлгә төзәләр.
Зур чәк-чәк пешергәннрен дә ишеткән идем. Һәм менә бүген алма бәлеше, сез барлык рекордларны да куерга телисез бугай!
Тирә — юньгә татлы алма исе тарала. Рекорд су янында куела. Бәлешнең формасын һәм урынын очраклы гына сайламыйлар — аның озын булуы су анасының толымын символлаштыра. Бәлешне 12 сәгатькә якын әзерләгәннәр.
Пешекчеләр осталыкларын аш-су әзерләүдә генә түгел, хәтта сәхнәдә милли бию дәресләре биреп тә күрсәтте.
Бу комплекста рекорд беренче тапкыр гына куелмый. Ел саен Туган авылым кунакларын яраткан милли ризыкларның зурлыгы һәм саны белән гаҗәпләндерә. Рекордлар урында теркәлә — хәзер алар унау.
Рекорд куелды – бар халык та өстәл янына чакрырыла! Пешекчеләр баллы пирогны чак кына кисеп өлгерә – татлы алма бәлеше кисәкләре күз ачып йомганчы юк була.
Ә комплекс әле тагын күп тапкырлар кунакларны милли ризыклар белән рекорд куеп гаҗәпләндерер.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.