Быел Татарстанның сигез районында – Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистайда бал кортларының күпләп үлүе ачыкланган. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу уңайдан тикшерү алып бару өчен,
Комиссияләр эше оештырылды, — дип белдерделәр министрлыкта.
Шулай ук быел агрономнар да авыл хуҗалыгында, куркынычсыз технологияләр кулану буенча курслар узган, бу уңай нәтиҗәгә китергән. Әлеге уңай практиканы барлык районнарда да таратырга җыеналар, шуннан соң бал кортлары үлеме белән бәйле хәл, тулысынча тотрыкланачак, дип хәбәр иттеләр авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.