Татарстанның сигез комлыгында суның сыйфаты таләпләргә туры килми. Бу турыда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Респбулика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Микробиологик күрсәткечләр буенча, Казанның «Түбән Елга аръягы» комлыгында һәм Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш шәһәр комлыкларында, шулай ук Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге «Аквапарк» комлыгында, Мөслимдәге «Кояшлы Ык» яр буенда алынган үрнәкләр канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр күрсәтмәгән.
Санитар-химик күрсәткечләр буенча Казанның ике комлыгы – «Түбән Елга аръягы» һәм «Локомотив» пляжлары таләпләргә туры килми.
Санитар табиблар район хакимиятләре һәм җаваплы юридик затларга су коену тыелуы турында элмә такталар урнаштыру буенча тәкъдимнәр юллаган.