Казахстанның Алма-Ата шәһәрендәге Россия гражданнары Кыргызстан Республикасы аша Россиягә кайта ала. Кыргызстан ил чиген үтү өчен мәҗбүри ПЦР-тестны гамәлдән чыгарды.
Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.
«Россиягә Бишкәк шәһәре аша кайтырга теләүчеләргә Вәкаләтле вәкиллек Казахстан белән Кыргызстан чигендәге чик буе пунктыннан Бишкәккә барырга һәм Мәскәүгә яки Казанга очар алдыннан кунакханәдә урнашырга ярдәм итә. Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиевнең телефоннары: +7 (705-75) 5-00-51, +79172855337», диелә бу хәбәрдә.