Шушы көннәрдә Татарстанның Кайбыч районында балалар дзюдо белән шөгыльләнә башлады. Секция ачылу уңаеннан «Салават күпере» спорткомплексында оештырылган физик тәрбия бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Әнә шулай җәһәт кенә егып салырга өйрәнү өчен шактый тир түгеп бала чактан ук шөгыльләнергә кирәк. Кайбыч балалары спортның һәр төрен үз итә.
Тимерханның тренеры Владислав Васильев Татарстнаның карате федерациясе Президенты итеп билгеләнде. Шуңа да ул яңа тренер Булат Галимовта шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә эшли башласа да оныкларын йөртүче әби –бабайлар да бик ошата.
Нәкъ шул, балаларны шатландыру, сәламәтлеген кайгырту максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов , Татарстанның Дзюдо федерациясе, Спорт министрлыгы һәм район хакимияте ярдәме белән республикакүлемендә дзюдоның яңа секцияләре ачыла.
Әлбәттә иртәгә үк дөньякүләмендә танырлык чемпионнар әзер булмас. Әмма тора –бара Кайбыч спортчылары дзюдо буенча да югары күрсәткечләргә ирешер.
Физик-тәрбия бәйрәмендә балалар өчен минем беренче дзюдо билбавым , мәктәпкәчә дзюдо дип аталган мастер-класслар да, Чемпионнар гаиләсе дип аталган команда уеннары да узды.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары, Кайбыч районыннан