Мәскәү районының идарәче компаниясе барлык мәсьәләләрне дә дистанцион формада хәл итә. \Гаризаларны рәсми сайт аша кабул итәләр, ә телефон аша консультация бирәләр. Барлык авария хәлендәге бригадалар, подрядчы оешмалар гына элеккеге режимда эшли.
Татарстан Республикасы буенча 5 нче номерлы районара инспекциясе дә онлайн режимда эшләүгә күчте. Гаризалар, Декларацияләр һәм башка документларны шәхси кабинет аша җибәрергә мөмкин.
Казан Мэриясе, кайбер зур предприятиеләр хезмәткәрләренең бер өлеше дә читтән торып эшли. Республикада карантинга ябылган мәгариф учрежденеиләре дә бар.