“Алга» һәм » Тимер”. Татарстанның исемле батальоннары билгеле булды. Аларның үз танып-белү билгеләре бар. Шул ук вакытта Донбасста махсус хәрби операциядә катнашу өчен хәрби бурычларны үтәүче бүлекләр формалаштыру дәвам итә.
Зәйдән 49 яшьлек Марат Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле, җирле халык язмышы өчен борчылгып яши. Контракт төзеп, Татарстанның исемле батальонына керергә булган. Сугышчан тәҗрибәсе дә бар.
Тәҗрибәле ир-егетләр белән бер рәттә бөтенләй яшь егетләр. 19 яшьлек Сергей хәрби форма турында балачактан хыялланган. Отставкадагы подполковник-әтисе үрнәге күз алдында.
Республикада исемле батальоннар формалаштыру дәвам итә. Анда җыелуны бары тик Татарстан халкы гына алып бара.
Бүлеккә эләгергә теләүчеләр саны арта бара, дип билгеләп үтәләр сайлап алу пунктында. Батальонны формалаштыру тәмамланганнан соң, контракт буенча хәрби хезмәткәрләр әзерлеккә китә.
Вадим Струминский, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.