Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Кытайның Шаньдун провинциясенең тышкы эшләр канцеляриясе белән берлектә онлайн бизнес-миссиясен үткәрде. Ул Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланды.
Татарстан һәм чит ил предприятиеләре вәкилләре транспорт, төзелеш техникасы, туку сәнәгате, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерү, нефть химиясе, медицина җиһазлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу өлкәсендә Кытай — Татарстан хезмәттәшлегенең мөмкинлекләре һәм төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә Татарстан продукциясе дөньяның 139 илендә сатыла.