Татарстанның иң яхшы комбайнчылары конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән конкурста җиңүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. Комбайнчыларга йөзәр мең сум акча бирелә. Конкурста төрле комбайннарда эшләгән 1436 кеше катнашкан. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен министрлык тарафыннан даими мониторинг алып барылды. Уракта катнашучылар турында мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында басылып чыкты һәм урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылд