Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән өр-яңа проект башлап җибәрде. Әлеге социаль проект кысаларында тамашачыларны төрле иҗат әһелләре, аларның шәхси тормышы, гаиләләре, туганнары белән якыннан таныштыру күздә тотыла.
Чараның форматы да бик үзенчәлекле. Аралашу чәй табыны артында бара. Проектның беренче кунагы буларак Татарстанның атказанган артисты, 90нчы елларда зур танылу алган популяр Изге Ай төркеме солисты — Халидә Бигичева чакырылган. Кичәдә Нижгар өлкәсе Чын Вәли авылында Бигичевларның туган нигезенә кайтып төшерелгән видеосюжет күрсәтелде, сәхнәдә Халидә ханымның туганнары һәм улы Руслан чыгыш ясады.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белдерүенчә, Дуслар җыелган җирдә проекты һәр пәнҗешәмбе Халыклар дуслыгы йортында узачак.
Халидә Бигичева Татарстанның атказанган артисты