Яна заман татар әдәбияты елъязмасын Язучылар Берлеге тарихыннан башка күз алдына китерү кыен.
Май аенда Татарстан Язучылар берлеге 90 еллыгын Халыкара төрки әдәби фестиваль кысаларында билгеләп үтте. Юбилей чарасында катнашкан язучы-прозаик, драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла төрки дөнья зур һәм бөек дип саный.