Язучы Гәрәй Рәхим вафат. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында булачак.
Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!Урыны оҗмагта булсын!
Бәхилләшү 10.00 сәгатьтә, рәсми өлеш 10.30да була. Хушлашу мәрасимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затларның катнашуы көтелә.